Рекламный баннер 990x90px bantop
Районыбызның ун гаиләсе узган ялларны табигать кочагында уздырды. Алар Курса-Гөберчәк-Мөрәле маршрутын җәяү үттеләр
05:57 04.07.2024 16+
Районыбызның ун гаиләсе узган ялларны табигать кочагында уздырды. Алар Курса-Гөберчәк-Мөрәле маршрутын җәяү үттеләр
29 һәм 30 июньдә районыбызда Арча укучылар сараеның “Сәламәт Арча” проекты кысаларында “Ял-Юл” җәяүле сәяхәте узды.
Чираттагы районкүләм чара турында хәбәр әзерләргә дип йөргән җиремнән, Укучылар сараеның директор урынбасары, проектның авторы Айгөл Галәветдинова үземне дә бу сәяхәттә катнашырга чакырды. Озак уйламый гына ризалаштым һәм шимбә көнне иртә белән, кызымны алып, Укучылар сараена юнәлдем.
Сәяхәт өчен кирәк яракларны бер машинага төяделәр, ә без, катнашучылар теркәлү уздык. Һәркемгә яулык, кепка, су, маршрут көндәлеге, карандашлар бирелде.
Арча укучылар сарае ишегалдында сәяхәткә тантаналы рәвештә старт бирелде. Ачылышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әмир Вагыйзов, Укучылар сарае һәм “Сәламәт Арча” проектының җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин катнашты.
Чараны оештыруда үзенең зур өлешен кертүче Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты доценты, төп хөкемдар Равил Нәбиуллин куркынычсызлык кагыйдәләре һәм сәяхәтнең тәртибе белән таныштырды. Алда безне гади сәяхәт кенә түгел, туризм юнәлешендәге сынаулар һәм осталык дәресләре белән үрелеп барган 15 чакрым юл көтте.
Барлык катнашучылар һәм оештыручылар ике автобуска утырып Курса чишмәсенә кадәр бардык. Анда безне “Казан арты” музееның бүлек мөдире Ленар Гобәйдуллин каршы алды. Билгеләнгән маршрут дәвамында ул безне Арча районы тарихындагы кызыклы фактлар һәм истәлекле урыннар белән таныштырып барды.
Билгеле бер аралыкны үткән саен без, катнашучыларга сынаулар бирелде. Аларны сынау дип атау бәлки дөрес тә түгелдер. Сәяхәт вакытында һәркем белергә тиешле күнекмәләр дисәк төгәлрәк булыр. Һәр этап саен гаиләләр үзләренең күзәтүләрен, хис-кичерешләрен маршрут көндәлегенә теркәп барды.
Беренче этапта бау буенча таудан төшәргә һәм бауга ябышып менәргә кирәк иде. Һәркемгә перчаткалар бирелде. Башта бераз куркып калсак та, һәркайсыбыз тиешенчә башкарып чыктык биремне.
Икенче этапта үзебезнең җирлектәге үсемлекләрне белү буенча белемнәрне тикшердек. Билгеләнгән аралыкта үсеп утырган барлык үсемлекләрнең атамаларын язарга кирәк иде. Кайбер үләннәрне бик тиз танып булса, кайберләренең исемнәрен искә төшерү яки “китапча” атамасын белү вакыт таләп итте. Бу биремне үтәргә 10 минут вакыт бирелгән иде.
Киләсе этапка кадәрге юлны да әнә шул үләннәр турында сөйләшеп үттек. Сөйләшеп кенә калмыйча, берничә урында туктап, җиләк тә ашап алдык. Алда безне ике агачка параллель рәвештә бәйләнгән баулар көтә иде. Без шулар аша бер яктан икенче якка чыктык.
Гөберчәк авылына җитәрәк, күл кырыенда төшке ашка тукталдык. Йомшак икмәк, зур казанда пешерелгән уха, яңа гына пешкән коймак белән чәй – барысы да искиткеч тәмле булды. Боларның барысын да Укучылар сарае педагоглары әзерләгән иде.
Бераз ял итеп алганнан соң, атлавыбызны дәвам иттек. Чираттагы тукталыш – Гөберчәк авылы зираты. Күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиевның каберен зиярат кылдык. Биредә безне алдан килешенмәгән, күркәм очрашу көтте: Казаннан әдипнең кызы белән оныгы да кайткан иде. Шулай итеп, Мәһдиев турындагы истәлекләрне аның иң якын кешеләреннән ишетергә насыйп булды.
Гөберчәк авылы аша узгач, Мөхәммәт Мәһдиев музеена да керми китмәдек. Музей җитәкчесе Халидә Габидуллина язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып, аның шәхси әйберләрен күрсәтте.
Алдагы этапта безне осталык дәресләре көтте. Куркынычсызлык өчен киемнәрне кияргә, 20 метрлы арканны бәйләргә һәм төрле төеннәр ясарга өйрәндек...
Тулы язманы әлеге сылтама аша укырга була: https://clck.ru/3BfHte

Оставить сообщение: