Рекламный баннер 990x90px bantop
Арчада Мин Арчаны ясыйм исеме астында пленэр узды. 55 яшь рәссам шәһәребезнең истәлекле һәм тарихи объектларын сурәтләде
06:05 06.06.2024 16+
Арчада «Мин Арчаны ясыйм» исеме астында пленэр узды. 55 яшь рәссам шәһәребезнең истәлекле һәм тарихи объектларын сурәтләде.
Төркемнәргә бүленгән катнашучылар Тимер юл вокзалын, Сызгановлар һәм Капраловлар йортларын, Арчаның үзәк мәйданын төрле төсләр белән кәгазьгә төшерде. Яшь рәссамнар һәр урынның тарихи һәм үзенчәлекле атмосферасын рәсемнәрендә чагылдырырга тырышты.
Һәр иҗат ителгән рәсем туган ягыбызга карата мәхәббәт һәм ярату хисе белән сугарылган иде. Пленэрның һәр катнашучысы истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде. Ә җиңүчеләргә "Мин Арча баласы" проекты бүләкләре бирелде.
Бу сезонда "Мин Арча баласы" проекты Алдынгылар хәрәкәте белән берлектә туган телләрне саклау комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Фотографиялэр https://vk.com/album-225939232_303010933

Оставить сообщение: