Рекламный баннер 990x90px bantop

Районыбызда игенчеләрнең хезмәтен данлаган, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен үзенә сыйдырган

05:18 11.06.2024 16+
Районыбызда игенчеләрнең хезмәтен данлаган, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен үзенә сыйдырган, сабан эшләре төгәлләнгәч зур тантана итеп үткәрелә торган бәйрәмебез - Сабантуй гөрләп узды.

Сабантуй мәйданында республика, район үсешенә намуслы, фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш керткән шәхесләр, ил табынын баетуга хезмәт иткән кыр батырлары, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бүләкләнде.

Икмәк булса, җыр да була, диләр.

Районыбызның хезмәтсөяр халкы, кунаклар рәхәтләнеп ял итте. Җыр-биюләр, спорт уеннары, милли бәйрәмебезнең йөзек кашы булган ат чабышлары, көрәш тамашачыларны үз янына җыйды.

Быелгы Сабантуй үзенең бәхетле мизгелләре, җылы очрашулары белән хәтеребездә калсын, яңа эшләргә һәм казанышларга рухландырсын!

767

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ