Рекламный баннер 990x90px bantop
Халкыбызның милли бәйрәме Сабан туена ел саен күп кунаклар җыела. Быел да Арчага республикабыздан мөхтәрәм шәхесләр килгән иде
05:03 10.06.2024 16+
Халкыбызның милли бәйрәме Сабан туена ел саен күп кунаклар җыела. Быел да Арчага республикабыздан мөхтәрәм шәхесләр килгән иде.
Бәйрәмдә районыбыз башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы депутаты, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, хезмәтләре белән дан тоткан, районыбыз үсешенә зур өлеш керткән күренекле якташларыбыз, каләм ияләре, сәнгать әһелләре, журналистлар катнашты.
Үзәк стадионның капкасыннан ук мәдәният хезмәткәрләре аларны татар халык милли көйләре, гореф-гадәтләрен чагылдырган күренешләр белән каршы алдылар. Шәһәрдән әби-бабай янына кайтучы малайга авыл томышының матурлыгын, биредәге мохитнең никадәр үзенчәлекле икәнен күрсәтеп, егет-кызлар кунакларны үзәк мәйданга кадәр озата барды.
Татар, рус, мари һәм керәшен халкының көнкүрешен тасвирлаган милли йортларда да кунакларга шат иделәр. Һәр милләтнең үзенчәлекле яшәешен, гореф-гадәтләрен карады алар.
Балалар мәйданчыгында кечкенәләр өчен уеннар булса, авыл капкасы артында кунакларны 100 килограммлы чәк-чәк һәм кайнар чәй көтте.
Сабан туе бәйрәменең ачылышы һәм тантаналы өлеше үзәк мәйданда көндезге сәгать 10да башланып китте. Зур мәйданны 600дән артык кеше биләп алып, Сабан туе күренешләрен, гаилә кыйммәтләрен, милли йолаларны тасвирлаучы күләмле чыгыш тәкъдим ителде.
Тулырак: https://clck.ru/3BBMhd

Оставить сообщение: