Рекламный баннер 990x90px bantop

06 июнь көнне Арча шәһәре 6 номерлы урта мәктәбендә татар

05:46 07.06.2024 16+
06 июнь көнне Арча шәһәре 6 номерлы урта мәктәбендә татар, мари теле һәм әдәбияты укытучыларының “Күп мәдәниятле мөхиттә туган телләр : укыту һәм тәрбия бирүдә заманча стратегия һәм технологияләр ” темасына традицион август киңәшмәсенең семинары узды.

Семинарның төп өлешен мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча җаваплы методисты Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы “Арча муниципаль районында милли мәгарифнең торышы: узган уку елы нәтиҗәләре “ дигән чыгышы белән башлап җибәрде.

Семинарда мәктәпләрдәге гамәли эш өчен һичшиксез чишелергә тиешле мәсьәләләр турында сүз барды. Район методик берләшмә җитәкчеләре Әүхәдиева Миләүшә Рәшит кызы һәм Фәйзуллина Алсу Мостафа кызы 2024/ 2025 нче уку елында “Туган тел (Татар теле)” һәм “Әдәбият” (Татар әдәбияты)” укытуның методик аспектлары “темасына чыгыш ясады. Районыбызның укытучылары түбәндәге темалар буенча фикер алышты:

-“Республика татар теле укытучылары ассоциациясе эшчәнлеге юнәлешләре”-Муллагалиева Г.Н. Арча шәһәре 6 номерлы урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

-”Яңартылган федераль дәүләт белем стандарты һәм федераль белем бирү программасы нигезендә дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру үзенчәлекләре”

-Зарипова М.Р., Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Димәк, татар теле һәм әдәбияты, мари теле һәм әдәбияты укытучыларының мәктәпләрдәге эшенең изге максаты елдагыча анык һәм ул күңелләре дә изге булган ышанычлы кулларда.

858

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ