Рекламный баннер 990x90px bantop
1 нче июнь, Балаларны яклау көне уңаеннан
05:25 02.06.2024 16+
1 нче июнь, Балаларны яклау көне уңаеннан, Арча районында "Мин Арча баласы" фестивален уздыру матур традициягә әверелде. Бу көнне районыбыз балалары Казан Су паркында күңелле бәйрәмгә җыела.
Бәйрәм концертында Арча балалары үзләренең сәләтләрен күрсәтә, чарага тагын да ямь өсти.
Алай гына да түгел, фестивальгә ел да районыбыздан чыккан татар эстрадасы артистлары кайта. Быел да, шул күркәм гадәтне саклап, якташыбыз, Илназ Бах кайтты.
Фестиваль Алдынгылар хәрәкәте белән берлектә оештырылды һәм балаларда матур хис-кичерешләр калдырды.
Монда һәркем үзенә кызыклы шөгыль таба алды. Төрледән-төрле остаханәләр, милли уеннар, интерактив һәм башка төр күңел ачу мәйданчыклары - бар да балалар өчен оештырылды һәм бәйрәм истәлеге итеп бүләкләр, сувенирлар бирелде.
Балалар өчен оештырылган бу зур бәйрәм, "Мин Арча баласы" фестивале, үзенә елдан-ел күбрәк балалар җыя. Ул балаларны берләштерә һәм файдалы вакыт үткәрү мөмкинлеге бирә.
Бәйрәм ничә яшьтә булуына карамастан һәр кешегә үзенең Арча баласы булуын исенә төшерә һәм бу исемне горур йөртүгә өнди.

Оставить сообщение: