Рекламный баннер 990x90px bantop
Районыбызда Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре гармун моңнары белән, милли киемнәрдән, җырлап-биеп
04:24 24.05.2024 16+
Районыбызда Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре гармун моңнары белән, милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта һәркемне бәйрәмгә чакыралар.
Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә тугрылык саклап, райондашларыбыз бүләкләрне мулдан әзерләнгәннәр. “Сабан туенда иң соңлап килгән атка”, “иң яшь көрәшчегә”, “авыш баганага менүчегә”, “беренче килгән йөгерешчегә” дип, бүләкне атап бирүчеләр дә шактый. Бүләкләр белән бергә һәркем үзенең ихлас теләкләрен әйтте.

Оставить сообщение: