Рекламный баннер 990x90px bantop

Арча шәһәренең Әдәбият һәм сәнгать музеенда бер төркем Әдәби марафончылар һәм Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсе. Арча әгьзалары җыелды

04:38 21.05.2024 16+
Арча шәһәренең Әдәбият һәм сәнгать музеенда бер төркем Әдәби марафончылар һәм Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсе. Арча әгьзалары җыелды.

Шулай ук Арча Хәбәрләре редакциясе журналисты, драматург, повесть, хикәяләр авторы Гульсина Закиева, безнең китапханәдән китапханәче Диля Абдуллина катнашты.

Очрашуның максаты: Бөтендөнья проектына әйләнгән Әдәби марафонда катнашучылар онлайн гына түгел, күзгә-күз карашып танышу, аралашу, бер-берсе белән якынаю һәм дә киләчәктә китап укуга тагын да зуррак игътибар бирү, янәшәдәгеләрне китап укуга тарту, әдәби әсәрнең тормыштагы әһәмиятен ачыклау иде.

Чарага Раил Гатауллин – “Белем.ру” оешмасы директоры, “Татнетны үстерү фонды” җәмгыятен оештыручы һәм башкаручы директоры үзе кайткан иде.

Очрашуга килгән һәркем үз фикерләрен җиткерде, киләчәктә туган телебезне саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларда катнашучыларның саны күбрәк, сыйфаты яхшырак булуына өметләр баглавын белдерделәр.

Музей "Казан арты"



414

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ