Рекламный баннер 990x90px bantop

Арча район Мәдәният йортында Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара конкурсы узды

04:22 17.05.2024 16+
Арча район Мәдәният йортында Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара конкурсы узды.

Конкурста 50дән артык катнашучы чыгыш ясады. Катнашучыларга бәяне мәртәбәле жюри - Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты Айдар Вәлиев, баянчы, "Урман арты" мәдәният үзәгенең "Татар гармунчылары" халык ансамбле җитәкчесе, Россия гармунчыларының Алтын унлыгына кергән Ринат Мөхетдинов, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәрләре Хәйдәр Сафин һәм Филарит Гасыймов, район Мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов бирде.

Һәр номинациядә 1,2,3 лауреатлар билгеле булды. Барлык катнашучылар Диплом белән бүләкләнде.

Конкурс азагында жюри әгъзалары Ринат Мөхетдинов һәм Айдар Вәлиев осталык дәресләре дә үткәрделәр.

Гран-Прига Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рәдис Харисов лаек булды.

Котлыйбыз!



549

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ