Рекламный баннер 990x90px bantop

Бер-берләренә терәк, балаларына

04:27 16.05.2024 16+
Бер-берләренә терәк, балаларына, якташларына үрнәк булып тормыш юлларын матур узган Мөхәммәтҗанов Роберт абый һәм Оркыя апаларның гомер һәм хезмәт юллары яшьләргә мисал итеп сөйләрлек.

"Гомерлек юлдашы белән озын, бәхетле тормыш юлын узган, күп еллар бергә яшәүнең сере - татулыкта, бер-береңә хөрмәт белән карауда"- ди Оркыя апа

Икесе дә уңганнар, эшләгән эшләрен җиренә җиткереп башкарган хезмәт ветераннары.

Алар бүген Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтә – бу сирәк очрый торган туй. Чөнки бик сирәк парлар гына бер – берсе белән 55 ел буе бергә яши ала.

Шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан. 55 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып өч бала дөньяга килгән. Өчесенә дә яхшы тәрбия һәм белем биреп, зур тормышка аяк бастырганнар. Өчесе дә үз тормышларын корып, балалар тәрбиялиләр. Бүгенге көндә 5 онык, 5 оныкчык сөю бәхетенә ия алар.

Балаларының, кияү, киленнәренең кадер-хөрмәтен күреп, матур гомер кичерәләр. Тормыш иткән вакытта төрле авырлыклар кичерсәләр дә, алар бүгенге тормыштан канәгать.

Без, мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге, ветераннар советы, хатын кызлар советы исеменнән аларны шушы зөбәрҗәт туйлары белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә исәнлек-саулык, тигез картлык, бәрәкәтле, мул тормыш, безне гел шулай шатландырып яшәүләрен теләп калабыз.

#ГодСемьивРоссии #ГодНаучноТехнологическогоРазвитиявРеспубликеТатарстан

#Матургаиләавылымкүрке

#зөбәрҗәттуй

#Арскзагс Отдел ЗАГС исполкома Арского муниципального р-на

МОО "Ветеранов Арского района"

739

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ