Рекламный баннер 990x90px bantop
Бүген Арча район Мәдәният йортында Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара конкурсы узды
03:59 16.05.2024 16+
Бүген Арча район Мәдәният йортында Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара конкурсы узды.
Конкурста 50дән артык катнашучы чыгыш ясады. Катнашучыларга бәяне мәртәбәле жюри - Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты Айдар Вәлиев, баянчы, "Урман арты" мәдәният үзәгенең "Татар гармунчылары" халык ансамбле җитәкчесе, Россия гармунчыларының Алтын унлыгына кергән Ринат Мөхетдинов, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәрләре Хәйдәр Сафин һәм Филарит Гасыймов, район Мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов бирде.
Һәр номинациядә 1,2,3 лауреатлар билгеле булды. Барлык катнашучылар Диплом белән бүләкләнде.
Гран-Прига Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рәдис Харисов лаек булды.
Котлыйбыз!

Оставить сообщение: