Рекламный баннер 990x90px bantop
Җиңү көне тирәнтен горурлык хисләре уяткан, бердәмлек, хәрби дан, каһарманлык үрнәге булган
03:47 10.05.2024 16+
Җиңү көне – тирәнтен горурлык хисләре уяткан, бердәмлек, хәрби дан, каһарманлык үрнәге булган, илебез тарихына мәңгелеккә уелып калган иң олуг бәйрәмебез. Районыбызда Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.
Митингта Арча мунипаль районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты әгъзасы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.
Дәһшәтле сугыш елларын кичкән, Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешләрен керткән ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына, бүгенге көндә Ватаныбыз тынычлыгын саклап махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга рәхмәт сүзләре яңгырады.
Бер минут тынлыктан соң, мәңгелек ут каршына чәчәкләр салынды.

Оставить сообщение: