Рекламный баннер 990x90px bantop
Бүгенге кояшлы көнне матур чаралар белән башлыйбыз!
15:59 28.09.2023 16+
Бүгенге кояшлы көнне матур чаралар белән башлыйбыз!
"Милли мәдәният саекмас чишмә" районкүләм бәйгесенең чираттагысы Ашытбаш һәм Акчишмә авыл китапханәчеләренең чыгышлары белән дәвам итте.
Китапханәчеләр язучы Ибраһим Гази иҗаты буенча "Онытылмас еллар кайтавазы" исемле әдәби-музыкаль кичә тәкъдим иттеләр.
Кичә Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Хәбибуллин Рәдис Харис улының чыгышы белән башланып китте.
Китап укучыларга И. Гази "Онытылмас еллар" әсәре аша таныш. Әмма китапханәчеләр бер генә әсәренә тукталмыйча, язучынын тулысынча иҗатын ачып бирделәр.
"Малайлыкта кунакта", "Малай чак" әсәрләреннән өзекләр укыдылар. "Алмагачлар чәчәк ата" повесте буенча эшләнгән буктрейлер тәкъдим иттеләр. "Онытылмас еллар" әсәреннән Фатыйма монологы тамашачыларны битараф калдырмады. Мәктәп укучылары шул ук әсәрдән "Яңгыр теләү" йоласы фольклор куренешен бик оста, матур итеп сәхнәләштерделәр.
Кичә матур биюләр, җырлар, гармун моңнары белән үрелеп барды.
Китапханәчеләр залда утыручы китап укычылар белән "Онытылмас еллар" әсәренә кыскача гына анализ да ясадылар.
Бер сулышта үткән әлеге кичәгә зур хезмәтләрен куйган китапханәчеләргә рәхмәтләребезне җиткерепиҗат уңышлары теләп калабыз.
https://vk.com/album-123447986_298581044

Оставить сообщение: