Рекламный баннер 990x90px bantop

5 май көнне Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында

03:38 06.05.2024 16+
5 май көнне Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында, волейбол тренеры Ахметов Тәлгать Хәбибрахман улы истәлегенә 2010-11 нче елгы егетләр арасында волейбол ярышлары узды.

Ярышта Балтачтан һәм Әтнәдән берәр команда, Арча районыннан 4 команда катнашты.

Ярышны Тәлгать абыйның укучылары, гаиләсе, Яңа Кенәр мәктәбе физкультура укытучысы, тренеры Хайруллин Зөлфәт оештырдылар.

Барлык командалар да ныклы әзерлек белән килгәннәр, берсенең дә җиңеләсе килмәде. Күп уеннарда командалар арасындагы исәп тигез барды, уеннар өчәр партия дәвам итте.

1 урында Арча командасы (тренеры Гатауллин Нияз Шафхатович).

2 урында Балтач командасы.

3 урында Арча-2 командасы (тренерлары Сафин Рәшит Исмагилович, Багаутдинов Азат Мидхатович)

4 урында Яңа Кенәр командасы (тренеры Хайруллин Зөлфәт Таһирович).

Барлык командаларга да торт, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Призлы урыннарны алучы командалар медаль, грамота, Кубок белән бүләкләнде. Барлык катнашучылар кайнар ризык белән тукланды.

Ярышны оештыручыларга бик зур рәхмәт.

833

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ