Рекламный баннер 990x90px bantop
Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан
03:26 28.04.2024 16+
Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан, районыбызда бөек шагыйребезнең иҗатына багышланган чаралар уза.
Бүген Яңа Кырлай авылында күренекле сәнгать әһелләре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә язучылар һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган шәхесләр катнашында Шигърият бәйрәме узды. Тантаналы чара Г.Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы каршындагы мәйданчыкта үткәрелде.
Чараны Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев ачты. Кунаклар шагыйрьнең музей комплексында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бәйрәм аягүрә басып “Туган тел” җырын башкару белән төгәлләнде.
Шулай ук бүген Арчада Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышланган традицион «Тукай марафоны» узды.
Анда барлыгы 200гә якын катнашучы стартка чыкты.
Әлеге йөгерешнең дистанциясе Г.Тукай яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр 24 км тәшкил итә. Шулай ук яшь категориясенә бәйле рәвештә 7 км һәм 11 км. дистанцияләр бар.
Шигърият бәйрәменнән соң язучылар Г.Тукайның туган авылы Кушлавычта булдылар.
Алар Кушлавыч музеен карадылар, укучылар белән аралаштылар һәм Г.Тукайның туган йорты нигезендә куелган бюстка чәчәкләр салдылар. Шулай ук, шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалим улының каберен зиярәт кылдылар, аның рухына дога укыдылар. Фотоальбом: https://vk.com/album-212044923_305004419

Оставить сообщение: