Рекламный баннер 990x90px bantop

Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан

03:10 28.04.2024 16+
Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан, районыбызда шагыйрьнең иҗатына багышланган чаралар уза.

Бүген Яңа Кырлай авылында күренекле сәнгать әһелләре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә язучылар һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган шәхесләр катнашында Шигърият бәйрәме узды. Тантаналы чара Г.Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы каршындагы мәйданчыкта үткәрелде. Чараны Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев ачты. Кунаклар шагыйрьнең музей комплексында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бәйрәм аягүрә басып “Туган тел” җырын башкару белән төгәлләнде.



601

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ