Рекламный баннер 990x90px bantop

ТУКАЙ МАРАФОНЫ

03:10 28.04.2024 16+
ТУКАЙ МАРАФОНЫ

Арчада бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган традицион "Тукай марафоны" узды. Йөгерү ярышында барлыгы 200ләп катнашучы стартка чыкты. Катнашучылар арасында Балтач, Саба, Кукмара районнарыннан, Казан шәһәреннән һәм Марий-Эл республикасыннан килүчеләр дә бар.

Йөгерү марафоны Арча Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта башланып китте. Катнашучыларны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов сәламләде, аларга уңышлар теләде.

Финиш Яңа Кырлайда Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы каршында булды.

Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

490

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ