Рекламный баннер 990x90px bantop

Ә КҮҢЕЛГӘ ТАНСЫК ҮЗ АЛМАГАЧЫМ

03:26 26.04.2024 16+
Ә КҮҢЕЛГӘ ТАНСЫК ҮЗ АЛМАГАЧЫМ

Якташыбыз, шагыйрә, журналист, тәнкыйтьче, тәрҗемәче, укытучы, филология фәннәре кандидаты, профессор, Татарстан, Эгей һәм Ауразия Язучылар берлекләре әгъзасы Чулпан Зарифның 55 яшьлегенә китапханәбездән котлау.

Чулпан Әфраим кызы Зарипова-Четин – чит илгә китеп, бөтен татар милләте турында матур фикер тудыруга ирешкән татар кызы. Ул 1969 елда Арча районының Субаш Аты авылында дөньяга килә. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Диссертация яклый, студентлар укыта.

1999 елда Йосыф Четинга кияүгә чыгып, Төркиягә күченеп китә. Мугла шәһәре университетының әдәбият факультеты «Хәзерге заман төрки телләре һәм әдәбиятлары» кафедрасы доценты; Кавказ университетының славян телләре һәм әдәбиятлары кафедрасында рус теле һәм әдәбияты укыта, кафедра мөдире булып эшли. Хәзерге вакытта шушы университетның Әзәрбайҗан теле һәм әдәбияты кафедрасында укыта.

Шигырьләрен татар, рус, төрек телләрендә яза. «Кояшка юл тота кәрваным» (2003), «Апельсиновая осень» (2013) шигъри җыентыклары авторы.



604

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ