Рекламный баннер 990x90px bantop

НӘСЕЛ ҖЕБЕМ СИНДӘ, АРЧАМ!

03:19 25.04.2024 16+
НӘСЕЛ ҖЕБЕМ СИНДӘ, АРЧАМ!

22 апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, "Татарстанның мәдәни башкаласы" конкурс-фестивале кысаларында Арча муниципаль районы башкала кунакларына "НӘСЕЛ ҖЕБЕМ СИНДӘ, АРЧАМ!" дип аталган концерт-тамаша тәкъдим итте.

Башкала кунаклары районыбызның күренекле шәхесләре, аларның нәсел шәҗәрәләре, үрнәк гаиләләр, казанышларыбыз, гореф-гадәтләребез, оста куллы һөнәрчеләребез, безнең төбәккә хас милли ризыклар белән таныша алдылар.

"Нәсел җебем синдә, Арчам!" дип исемләнгән театральләштерелгән концертыбызда гаилә кыйммәтләренең, туганлык җепләренең мөһимлеге күрсәтелде. Сәхнәдә иҗади гаиләләр, районыбызның сәнгать осталары, иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Фотодан чаралар биредә: https://vk.com/album-46498664_300864794



615

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ