Рекламный баннер 990x90px bantop

20 нче апрель көнне Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында 2010 нчы елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Яңа Кенәр авылы мәчете мәхәлләсе тарафыннан оештырылган татарча көрәш турниры булып узды. Турнирда Саба, Теләче, Балтач

02:56 21.04.2024 16+
20 нче апрель көнне Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында 2010 нчы елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Яңа Кенәр авылы мәчете мәхәлләсе тарафыннан оештырылган татарча көрәш турниры булып узды. Турнирда Саба, Теләче, Балтач, Әтнә районнарыннан һәм Арча районының 17 мәктәбеннән яшь көрәшчеләр 10 үлчәү категориясенә бүленеп бил алыштылар.

Ярышның ачылу татанасында Татарстан Республикасы спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге җитәкчесе Вафин Раиф Ришат улы, Татарстан Республикасы көрәш федерациясе башкарма директоры Таһиров Марсель Шәрифҗан, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин Илшат Әхәт улы кебек мәртәбәле кунаклар да бар иде.

Арча районы мәктәпләре командалары арасында 1 нче урынга Яңа Кенәр мәктәбе командасы чыкты (тренеры Хайруллин Зөлфәт Таһир улы). 2 нче урында Лесхоз мәктәбе командасы (тренеры Аскаров Илүс Илдус улы), 3 нче урында Арчаның 5 нче номерлы гимназиясе командасы (тренеры Хакимҗанов Рамил Райнур улы). Командаларга диплом, Кубоклар тапшырылды. Һәр катнашучы кайнар ризык белән тукланды. Турнир бик яхшы, оешкан төстә узды. Оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк.

Ярышның җиңүчеләре:

24 кг:

1 урын – Нуриев Камил (Саба)

2 урын – Шагиев Ризван (Наласа)

3 урын – Шигапов Илдан (АГ №5)

3 урын – Шигабетдинов Камил (Әтнә)

28 кг:

1 урын – Шакиров Раяз (Наласа)

2 урын – Шигапов Фидан (АГ №5)

3 урын – Шаймуллин Самир (Лесхоз)

3 урын – Зиатдинов Тимур (Яңа Кенәр)

32 кг:

1 урын – Ахунов Самир (АСОШ №6)

2 урын – Аглиуллин Әмир (Наласа)

3 урын – Хайриев Адель (Казанбаш)

3 урын – Валиуллин Риназ (Яңа Кенәр)

36 кг:

1 урын – Минуллин Раяз (Яңа Кырлай)

2 урын – Ахмедзянов Руслан (АГ №5)

3 урын – Миннегалиев Инсаф (Саба)

3 урын – Хакимов Риназ (Әтнә)

40 кг:

1 урын – Файзрахманов Аяз (Ашытбаш)

2 урын – Файзрахманов Әмирхан (АГ №5)

3 урын – Хакимуллин Нияз (АСОШ №6)

3 урын – Мирзакасимов Азиз (Курса Почмак)

45 кг:

1 урын – Мухаметшин Ильяр (Әтнә)

2 урын – Газимов Ранис (Әтнә)

3 урын – Гафуров Риназ (Урта Курса)

3 урын – Сабиров Нурислам (АГ №5)

50 кг:

1 урын – Гарипов Риназ (Саба)

2 урын – Искандаров Ильяс (АСОШ №6)

3 урын – Хасаншин Замир (Саба)

3 урын – Ризванов Йосыф (Балтач)

55 кг:

1 урын – Галимов Раяз (Лесхоз)

2 урын – Азамов Азамат (Кәче)

3 урын – Гильмуллин Дәниф (Лесхоз)

3 урын – Хадиев Раяз (Яңа Кенәр)

60 кг:

1 урын – Гиниятуллин Илдан (Теләче)

2 урын – Хузиахметов Раушан (Яңа Кенәр)

3 урын – Юсупов Салават (Шушмабаш)

3 урын – Салахиев Дилүс (Саба)

60+ кг:

1 урын – Фасхутдинов Фәнис (Лесхоз)

2 урын – Ахмадеев Данир (Курса Почмак)

3 урын – Миннекабиров Динияр (Саба)

3 урын – Зиятдинов Алан (Иске Чүриле)

Призерларга медаль, грамота, кубок, акчалата бүләкләр тапшырылды. Һәркем турнирдан канәгать калды.

762

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ