Рекламный баннер 990x90px bantop

17 нче апрель көнне Гариф Ахунов исемендәге төп мәктәбендә Казанбаш, Түбән Мәтәскә һәм Иске Кырлай мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен һөнәр сайлау юнәлешендә очрашу булды. Очрашуда Үрнәк агрокөллияте, "Казанка" хуҗалыгы

02:46 19.04.2024 16+
17 нче апрель көнне Гариф Ахунов исемендәге төп мәктәбендә Казанбаш, Түбән Мәтәскә һәм Иске Кырлай мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен һөнәр сайлау юнәлешендә очрашу булды. Очрашуда Үрнәк агрокөллияте, "Казанка" хуҗалыгы, Арча районы башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Агрокөллият җитәкчесе Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр улы укучыларны көллияттә нинди һөнәрләргә өйрәнү мөмкинлеге белән таныштырды. Материаль- техник база, һөнәр алганда тудырылган шартлар турында сөйләде. Төп белгечлектән тыш өстәмә рәвештә трактор һәм машина йөртүче таныклыклары бирелүен әйтте. Быел яңа белгечлек - юрист һөнәре алу мөмкинлеге дә булдырылган. Көллиятне тәмамлагач, югары белем алу мөмкинлеге булу укучыларга бик уңайлы. Киләчәктә авылда яшәп, җирдә эшләүче яшьләргә өстенлекләр турында да әйтеп кителде.

Очрашуда Арча районы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы белгече Абдуллин Марат Рәүф улы укучыларны киләчәк тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә чакырды, аның өстенлекләре турында сөйләп, районда башкарылган эшләр белән таныштырды.

"Казанка" хуҗалыгы вәкиле Шакирҗанов Ранил Камил улы авыл хуҗалыгы белгече алырга теләүче укучыларны хуҗалыкта эшкә кайтуларын көтеп калуларын, эш һәм хезмәт хаклары турында сөйләде. Очрашу эшлекле һәм файдалы булды.

561

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ