Рекламный баннер 990x90px bantop
Гомер буе укы китап,
02:51 13.04.2024 16+

Гомер буе гыйлем җый! (Эльмира Шәрифуллина)
Нәкъ шул девиз астында "Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" районкүләм бәйгесенең чираттагысы гаиләләрнең матур чыгышлары белән Наласа җирлегендә дәвам итте. Бәйгегә килгән һәрбер гаилә зур әзерлек белән килгәннәр. Наласа авыл китапханәчесе гаиләләрне һәрберсен олылап, сәхнәгә дәште. Күңелгә якын, җанга рәхәт чыгышлар, матур шигырьләр белән үрелеп барды бәйге. Хәтта бәйге түгел, бер бөтен әдәби кичәне хәтерләтте.
Бәйге нәтиҗәләре буенча




Һәрбер гаилә балалары, оныклары белән матур чыгышлар күрсәттеләр. Дөрестән дә гаилә белән уку-күркәм традиция, аның нәтиҗәлелеге әти-әниләргә бәйле,чөнки балалар нәкъ менә өлкәннәрдән үрнәк ала. Китаплар балаларыбызның рухи дөньясын баеталар, төрле яктан үсешне тәэмин итәләр.
Бүгенге матур чыгышларны тамашачылар да җылы кабул итте. Шулкадәр тырыш, иҗади гаиләләрне күреп сокландылар. Китапханәчеләребезнең хезмәте искиткеч күпкырлы, бүгенге бәйгегә гаиләләрне барлап алып килгәннәре өчен аларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәк тә дә иҗат уңышлары теләп калабыз.
https://vk.com/album-123447986_303902251
Оставить сообщение: