Рекламный баннер 990x90px bantop
10 апрель көнне
02:03 12.04.2024 16+
10 апрель көнне, шәвәл аеның беренче көнендә Арча районының барлык мәчетләрендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазлары укылды.
Төп бәйрәм чарасы Арча Үзәк мәчетендә үтте. Анда район башлыгы Илшат Нуриев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Иртәдән, гаетне Коръән аһәңе белән нурландырып, Каләми Шәриф аятьләре укылды. Ураза ае тагын бер кат тормышта һәрберебезгә мәрхәмәтле һәм сабыр булырга кирәклекне искәртте.
Әйе, ачның хәлен тук белмәс, дип белми әйтмәгән өлкәннәр. Тормышыбызның никадәр җитешле, мул икәнен, күңел тынычлыгының никадәр кадерле булуын изге Рамазан аенда бигрәк тә ачык сизәсең.
Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин тоткан уразаларны Аллаһы Тәгалә кабул итүен, әҗер-савапларын бирүен теләде. Рамазан ае рәхмәт һәм мәгърифәт ае. Бу көннәрдә мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре үткәрелде, җанга гына түгел, илебезгә дә тынычлык теләп догалар кылынды, вәгазьләр укылды.
Ураза гаетендә балаларның да, яшүсмерләрнең дә күп булуы сөендерде. Аларга каплар белән күчтәнәчләр дә өләштеләр.

Оставить сообщение: