Рекламный баннер 990x90px bantop
Арча районында менә инде өченче ел рәттән район башлыгы премиясенә Иң яхшы яшьләр проекты бәйгесе уздырылып килә
02:03 12.04.2024 16+
Арча районында менә инде өченче ел рәттән район башлыгы премиясенә “Иң яхшы яшьләр проекты” бәйгесе уздырылып килә.
Быел бәйге 1 февральдән башлап 5 апрельгә кадәр барды. Районыбызның актив яшьләре үз проектларын тәкъдим итте һәм 5 апрель көнне 24 катнашучы аларны яклап, комиссия каршында чыгыш ясады.
Мәгариф, спорт, авыл хуҗалыгы, сәнгать, волонтерлык, тарих, фото һәм видеоэшчәнлек – яшьләрне кайгырткан өлкәләр. Сәхнәдән яңгыраган барлык идеялар да районыбызның бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртып эшләнгән иде. Алар комиссия тарафыннан тыңланды, кайбер өлкәләренә ачыклык кертелде, хаталы урыннар төзәтелде һәм киңәш-теләкләр җиткерелде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, тәкъдим ителгән 24 проект арасыннан иң яхшы унысы сайлап алынды. Җиңүчеләр Арча районы башлыгы Илшат Нуривның унар мең сумлык премиясенә лаек булдылар.
Җиңүчеләр исемлеге: https://clck.ru/39zz5V

Оставить сообщение: