Рекламный баннер 990x90px bantop
"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" районкүләм бәйгесен Мөндеш, Иске Кырлай, Түбән Мәтәскә, Күлтәс, Лесхоз, Сорнар, Урта Пошалым
02:30 06.04.2024 16+

Бүген без китапханәчеләребезнең әзерлегенә, катнашкан гаиләләрнең тырышлыгына сокландык. Һәрбер гаилә бәйгегә иҗади якын килеп әзерләнгәннәр һәрберсенә югары бәя бирерлек искиткеч чыгышлар булды.
Гаиләләр һәрберсе үзенчәлекле итеп үзләре белән таныштырдылар, әсәрләрдән өзекләр күрсәттеләр. Гомумән гаиләләрнең чыгышларын карап тамашачылар сокланып утырды.




Бәйгегә гаиләләр балалары, дәү әниләре белән килеп, сәхнә тутырып, матур, эчтәлекле, тәрбияви чыгышлар ясадылар. Шигьри җанлы, тапкыр сүзле, китап яратучы гаиләрне күреп куандык. Әлеге гаиләләрнең һәрберсенә гаилә иминлеге, сәламәтлек теләп, китап белән дус булып яшәүләрен теләп калабыз.
Авылларыбызда нык итеп тормыш алып барган, балалар тәрбияләп үстергән, шул ук вакытта китап укырга да вакыт тапкан тату, тырыш гаиләләр булуы күңелләрне сөендерә, киләчәккә өмет уята.
https://vk.com/album-123447986_303814306
Оставить сообщение: