Рекламный баннер 990x90px bantop
Август ахырында Арча спорт комплексында шахмат бүлмәсе ачу тантанасы булды
15:59 12.09.2023 16+
Август ахырында “Арча” спорт комплексында шахмат бүлмәсе ачу тантанасы булды.
Бу көнне биредә Шәһәр һәм Белем көне уңаеннан зур районара шахмат ярышы да узды. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров шахмат сөючеләрне бәйрәмнәр һәм әлеге тантана белән котлады.
– Шахмат бүлмәсендә бу спорт төре белән шөгыльләнү, ярышлар үткәрү өчен мөмкинлекләр тудырылган, тиешле җиһазлар урнаштырылган. Зур залны да исәпкә алганда, чикләнмәгән күләмдә кешеләр чакырырга була, – диде районның шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов, шахматчылар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткереп.
Шахмат ярышына 32 кеше килгән иде. Казаннан спорт остасына кандидатлар, Кукмарадан республика чемпионнары, Биектау шахматчылары, Арча чемпионнары, призерлары катнашты. Балалар да, ветераннар да көч сынашты.
Тулырак: https://clck.ru/35gAaB

Оставить сообщение: