Рекламный баннер 990x90px bantop

Арчадан 7 спортчыдан торган егетләр һәм кызлар Орел шәһәренә кул көрәше ярышына бардылар

01:04 23.03.2024 16+
Арчадан 7 спортчыдан торган егетләр һәм кызлар Орел шәһәренә кул көрәше ярышына бардылар.

Тренерлары - Фәнис һәм Марат Мөхәммәтшиннар.

Алар ярыштан һәрвакыт уңышлар белән кайталар. Бу юлы 14-15 яшьлекләр арасында Лесхоз мәктәбендә укучы Камилә Мөхәммәтшина чемпион булды!

Иске Кишет егете Салават Сабирҗанов 19-23 яшьлекләр арасында 3 урынны алды. Ул Казан дәүләт ветеринария академиясендә укый.

Арча педагогика көллиятендә укучы Эльвира Сәлахетдинова 19-23 яшьлек кызлар арасында 3 урынны алды. Котлыйбыз! Әле алар юлда. Мәскәү аша кайталар. Мәскәүдә.

"Ярышка төрле өлкәләрдән көчле спортчылар быелды. 600ләп спортчы бар иде, - дип сөйләде тренер Фәнис Мөхәммәтшин. - Без дә әзерлекле идек. Атнага өч тапкыр шөгыльләнәбез. Арча стадионындагы спорт бинасында. Бу төр спортка җитди карыйбыз. Ярышларга зур әзерлек белән барабыз". Без спортчыларга һәм тренерларга уңышлар телибез!

689

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ