Рекламный баннер 990x90px bantop
Гариф Ахунов: шәхес, иҗат
15:51 18.09.2023 16+
Гариф Ахунов: шәхес, иҗат, заман.
18 нче сентябрь – Халык язучысы, Габдулла Тукай бүләге иясе Гариф ага Ахуновның туган көне. Көзнең матур, кояшлы бу көнендә Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе дәрәҗәле кунаклар кабул итте: алар – Гариф Ахуновның кызы, М.Горький һәм С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты иясе, шагыйрә Наилә Ахунова, татар әдәбияты галиме, тәрҗемәче Фоат Галимуллин, шагыйрь, журналист, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты иясе Рамис Аймәт, Һ.Такташ исемендәге премия лауреаты иясе, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары баш мөхәррир урынбасары Лотфуллина Фәния Альберт кызы, “Чёрная фиалка” әдәби клуб җитәкчесе, шагыйрә Маргарита Мангутова, рәссам Салават Негмәтов,
Кунаклар мәктәп музеенда булдылар. Авыл тарихына, күренекле шәхесләргә бәйле экспозицияләр белән таныштылар. Гариф ага Ахуновның үз кулы белән ясалган картиналары, аның шәхси әйберләре турында Наилә Ахунова кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Фоат Галимуллин Гариф ага Ахунов турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Мәктәптән кунаклар “Ахун чишмәсе”нә юл тоттылар.

Оставить сообщение: