Рекламный баннер 990x90px bantop
МИН - ХАТЫН-КЫЗ!
22:48 08.03.2024 16+
МИН - ХАТЫН-КЫЗ!
Кайчак артык тыйнак булам, кайчак әрсез.
Кайчакларда бик тә җаваплы мин, кайчак гамьсез.
*Мин - хатын-кыз!*
Минем күңел кайчак ярсу диңгез, кайчак күлдәй.
Кайчакларда шаулап чәчәк атам...сулам гөлдәй.
*Мин - хатын-кыз!*
Бер карыйсың, елмаямын кояш кебек, уйныйм, көләм...
Күп тә үтми моңаям да, карашыма болыт эләм.
*Мин - хатын-кыз!*
Мин яратам җаным-тәнем белән, шашып сөям.
Йөрәгемне яраласа саксыз сүзләр, янам, көям.
*Мин -хатын-кыз!*
Кирәк икән булам усал, шикләнмә дә, тешләп өзәм.
Кайчакларда учка җыеп сабырлыкны дәшми түзәм...
*Мин - хатын кыз!*
Тергезүче, җылытучы, яратучы көчле затмын.
Туганыма җир йөзенә шундый булып, чиксез шатмын!
(Гөлара Шәрипова)

Оставить сообщение: