Рекламный баннер 990x90px bantop
2 нче март көнне Наласа мәктәбендә Игенче агрофирмасы генераль директоры Хатибуллина Нәсимә Гариповна призына көрәш ярышлары үткәрелде. Барлыгы районыбыз мәктәпләреннән 2007 нче, 2008 нче, 2009-11 нче
22:17 02.03.2024 16+
2 нче март көнне Наласа мәктәбендә “Игенче” агрофирмасы генераль директоры Хатибуллина Нәсимә Гариповна призына көрәш ярышлары үткәрелде. Барлыгы районыбыз мәктәпләреннән 2007 нче, 2008 нче, 2009-11 нче, 2012 нче елгы һәм аннан яшьрәк яшусмерләр арасында 100 яшь көрәшче бил алышты.
Ярышка Наласа авыл яшьләре исеменнән ике велосипед куелды. Аның берсе призлы урыннар алган Наласа егетләре арасында уйнатылса, икенчесе беренче урыннар алган батырлар арасында уйнатылды. Аларны Мөхетдинов Әскәр (Наласа мәктәбе) һәм Зиатдинов Алан (Иске Чүриле мәктәбе) отты.
Һәр катнашучы бушлай кайнар ризык белән сыйланды. Призлы урыннар алган көрәшчеләргә медаль, грамота, акчалата бүләкләр тапшырылды. Әле ул гына да тугел, «Игенче» агрофирмасы һәр көрәшчегә бүләкләр тапшырды.
Командалар арасында урыннар түбәндәгечә:
Наласа мәктәбе
Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе
Иске Чүриле мәктәбе
Яңа Кенәр мәктәбе.
Барлык спонсорларга, килгән кунакларга һәм көрәш ярышын оештыручыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Оставить сообщение: