Рекламный баннер 990x90px bantop
Сәнгать мәктәбендә ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән Эхо веков в истории семьи-Тарихта без эзлебез" шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы үтте
22:36 01.03.2024 16+
Сәнгать мәктәбендә ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән “Эхо веков в истории семьи-Тарихта без эзлебез" шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы үтте.
Конкурсның район этабында 3 гаилә катнашты. Ашытбаш авылыннан Абдуллаҗановлар, Чиканас авылыннан Вафиннар, Арчадан Гайфуллиннар гаиләләре.
Әлеге гаиләләр конкурс нигезләмәсе буенча күргәзмә оештырып милли ризыклар, нәселдән-нәселгә тапшырыла торган ядкарьләр, нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә һәр гаилә үзенең визит карточкасын күрсәттеләр.
Казаннан килгән мәртәбәле жюри әгъзалары чыгышларны түбәндәгечә бәяләде.
3 урынга Чиканас авылыннан Вафиннар гаиләсе лаек булды һәм утыз меңлек сертификат белән бүләкләнде. Икенче урында Арчадан Гайфуллиннар гаиләсе һәм аларга кырык меңлек сертификат тапшырылды. Җиңүче дип Ашытбаш авылыннан Абдуллаҗановлар гаиләсе аталды һәм 50 меңлек сертификатка ия булдылар. Районыбызның күркәм, тырыш гаиләләрен ихластан котлыйбыз!

Оставить сообщение: