Рекламный баннер 990x90px bantop
ТАРИХТА БЕЗ ЭЗЛЕБЕЗ
22:24 27.02.2024 16+
ТАРИХТА БЕЗ ЭЗЛЕБЕЗ
Бүген районыбызның балалар сәнгать мәктәбендә ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән “Эхо веков в истории семьи-Тарихта без эзлебез" шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы үтте.
Конкурсның район этабында 3 гаилә катнашты. Ашытбаш авылыннан Абдуллаҗановлар, Чиканас авылыннан Вафиннар, Арчадан Гайфуллиннар гаиләләре.
Әлеге гаиләләр конкурс нигезләмәсе буенча күргәзмә оештырып милли ризыклар, нәселдән-нәселгә тапшырыла торган ядкарьләр, нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә һәр гаилә үзенең визит карточкасы белән чыгыш ясады, җыр, бию, театральләштерелгән күренешләр уйнап күрсәттеләр, гаилә традицияләрен барладылар.
Казаннан килгән мәртәбәле жюри әгъзалары чыгышларны түбәндәгечә бәяләде.
3 урынга Чиканас авылыннан Вафиннар гаиләсе лаек булды һәм утыз меңлек сертификат белән бүләкләнде. Икенче урында Арчадан Гайфуллиннар гаиләсе һәм аларга кырык меңлек сертификат тапшырылды. Җиңүче дип Ашытбаш авылыннан Абдуллаҗановлар гаиләсе аталды һәм 50 меңлек сертификатка ия булдылар. Районыбызның күркәм, тырыш гаиләләрен тәбриклибез! Алга таба да нәсел агачлары нык булсын.

Оставить сообщение: