Рекламный баннер 990x90px bantop

Узган якшәмбедә Арча ипподромында Запорожец машиналарында узышлар булды. Аны һәр ел Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрү матур традициягә әверелде

21:43 27.02.2024 16+
Узган якшәмбедә Арча ипподромында “Запорожец” машиналарында узышлар булды. Аны һәр ел Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрү матур традициягә әверелде.

Беренче булып узышларны ветеран әфганчы, Татарстанның “Запорожец” һәм башка ретромашиналар белән мавыгучылар клубы җитәкчесе Илнур Яруллин башлап җибәрде. Хәтерләсәгез, ул Арча башында, Яңа Кенәр юлы өстендә басуда уздырылды. Аннан ике ел рәттән ярышлар Көтектә оештырылды. Соңгы вакытта аны зурлап Арча ипподромында үткәрәләр.

Башта автоузышлар әфган сугышында вафат булганнарны искә алып узса, соңгы елларда махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә багышлана. Быелгысы Божа егете гвардия подполковнигы, Батырлык ордены иясе, махсус хәрби операция барган зонада батырларча һәлак булган Рафаэль Вәлиуллин истәлегенә оештырылды.

Чараны район Советы аппарат җитәкчесе Радик Галимуллин ачып җибәрде. Ул ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады, илебез сагында торучы райондашларыбызга рәхмәтен җиткерде.

– Быел һәр узыш махсус хәрби операция барган зонада һәлак булган якташларыбыз истәлегенә багышлана. Алар безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, – диде Илнур Яруллин.

– Бүгенге узышларда 21 машина, 21 пилот катнаша, – диде “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов. – Барысына да уңышлар телибез.

Россия һәм Татарстан гимннары белән Россиянең һәм “Запорожец”лар клубының әләме күтәрелде.

Узышка килгән 21 машинаның күбесе райондашларыбыз. Шулай ук Казаннан, Әтнә, Балтач районнарыннан, Әлмәттән дә килгәннәр иде. “Запорожец”ларда узышларның даны шулай еракларга тарала, катнашучылар саны артканнан-арта. Рафаэль Вәлиуллин яшәгән Божа авылыннан гына да дүрт машина ярышта катнашты.

Көне дә нинди матур килде бит. Җылытып җибәрде. Җиле юк иде. Халык та бик күп җыелган иде. Сәхнәдән җыр агылды. Трасса яхшы әзерләнгән, ялап куйган кебек, машина кую өчен урыннар да иркен. “Жилкомбытсервис” ширкәте хезмәткәрләренең күп көч куйганлыгы күренеп тора.

Ә ярышларга килгәндә... Арча Мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Мөхетдинов яхшы комментатор булып чыкты, шундый тере һәм кызыклы итеп алып барды, кайбер урыннарда халык көлә-көлә аны тыңлады. Өелгән кар өстенә менеп басканнар трассаны күзәтә алды, ә аста торганнарга мәгълүматны алып баручы шундый оста итеп җиткереп торды, хәтта трассаны уч төбендә генә кебек хис иттек.

“Запорожец“лар ярышында җиңүчеләргә бүләкләр яхшы иде. Беренче урынга суыткыч, икенчегә кер юу машинасы, өченчегә – телевизор. Калган катнашучыларга дә бүләкләр бар. Алып баручы Рамил Мөхетдинов шаяртканча, чупа-чупс түгел, әлбәттә, истәлекле бүләкләр. Беренче урынны өченче ел рәттән инде Әлмәттән Валерий Васильев яулады, күчмә кубок быел тагын анда калды, икенче урында Яңа Кырлайдан Рөстәм Зарипов, өченче урында Божадан Рүзәл Җәләлетдинов.

Финалда җиңүдән ике адым гына ераклыкта булып, пьедесталга күтәрелә алмый калу авыр, сүз дә юк. Әмма, нишлисең. Ярыш шундый әйбер инде ул.

Илнур Яруллин әлеге чараны оештыруга үз өлешен керткән “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдиновка, ярдәм күрсәткән оешмалар җитәкчеләренә, иганәчеләргә, барлык сугышчан дусларына, бу ярышларны яратырга өлгергән халыкка зур рәхмәтләрен белдерде.

872

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Март
Январь
Февраль
Март
Апрель
Май
Июнь
Июль
Август
Сентябрь
Октябрь
Ноябрь
Декабрь
2025
1950
1951
1952
1953
1954
1955
1956
1957
1958
1959
1960
1961
1962
1963
1964
1965
1966
1967
1968
1969
1970
1971
1972
1973
1974
1975
1976
1977
1978
1979
1980
1981
1982
1983
1984
1985
1986
1987
1988
1989
1990
1991
1992
1993
1994
1995
1996
1997
1998
1999
2000
2001
2002
2003
2004
2005
2006
2007
2008
2009
2010
2011
2012
2013
2014
2015
2016
2017
2018
2019
2020
2021
2022
2023
2024
2025
2026
2027
2028
2029
2030
2031
2032
2033
2034
2035
2036
2037
2038
2039
2040
2041
2042
2043
2044
2045
2046
2047
2048
2049
2050
ПнВтСрЧтПтСбВс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
00:00
01:00
02:00
03:00
04:00
05:00
06:00
07:00
08:00
09:00
10:00
11:00
12:00
13:00
14:00
15:00
16:00
17:00
18:00
19:00
20:00
21:00
22:00
23:00
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ