Рекламный баннер 990x90px bantop
ТУГАН ТЕЛЕМ - МИНЕМ ГОРУРЛЫГЫМ
22:19 21.02.2024 16+
ТУГАН ТЕЛЕМ - МИНЕМ ГОРУРЛЫГЫМ
21 февраль - Халыкара туган тел көне.
Бүген 3 нче номерлы башлангыч мәктәп укучылары Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем-минем горурлыгым” исемле кичәдә катнаштылар. Биредә күренекле татар язучылары Г. Тукай, Ш. Маннур, Р. Миңнуллин, Р. Вәлиевнең матур шигырьләре яңгырады. Балалар сүз байлыгын, фикерләү тизлеген үстерүгә ярдәм итә торган ”Тәрҗемәчеләр”, “Сүз үзгәртү ”, “Беләсеңме?” дигән кызыклы уеннарда катнаштылар. Төрле халыкларның мәкальләрен һәм әйтемнәрен өйрәнделәр. Шулай ук, китапханәбездә булган бик матур, төсле рәсемнәр белән бизәлгән, бай эчтәлекле “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Ялкын” журналлары һәм “Көмеш кыңгырау” газетасы да укучыларда кызыксыну уятты. Кичә “Туган тел җырын” күмәк башкару белән тәмамланды.
МБОУ «АНОШ №3-детский сад»

Оставить сообщение: