Рекламный баннер 990x90px bantop

20 нче февральдә Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбендә Яңартылган ФДББС шартларында хәзерге заман татар теле һәм әдәбияты дәресләре

22:13 21.02.2024 16+
20 нче февральдә Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбендә «Яңартылган ФДББС шартларында хәзерге заман татар теле һәм әдәбияты дәресләре»

районкүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булып узды.

Арча мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Э.Г.Мостафина җитәкчелегендәге рус мәктәбендә эшләүче мөгаллимнәр җыелды бирегә. 9 нчы сыйныф кызларының дәртле татар биюе күңелләрне күтәреп җибәрде. “Һәр милләтнең була матур көе” исеме астында кунакларыбызны мәктәбебездә белем алучы 9 төрле милләт баласы үз телләрендә сәламләделәр, үз телләрендә җырладылар. Шундый күтәренке рухта укытучылар ачык дәресләргә таралыштылар. 4 нче сыйныфның рус төркемендә югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Һидиятуллина Гөлназ Илгат кызы “Минем дусларым” темасы буенча ачык дәрес күрсәтте. Икенче дәрес татар төркемендә узды. Аны югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоат кызы 9 нчы сыйныфта “Батырлыкта – матурлык” темасы буенча уздырды. Дәресләргә тирән эчтәлекле анализ ясалды, укытучылар тарафыннан югары бәя бирелде. Мәктәптә “Чулпан” балалар театры эшләп килә. Театрга йөрүче балалар Р.Мөхсиновның “Практикантлар килгән безгә” әсәрен сәхнәләштереп, үзләрен чын артистлар итеп күрсәттеләр. Башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан әзерләнгән Милләт йөзе – гореф -гадәт, гаилә көче – олы хөрмәт” дип аталган сәхнәләштерелгән күренеш гаилә елына багышланган иде. Укучылар балага исем кушу йоласын тәкъдим иттеләр. Гомумән, һәр чара халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, туган телебезне саклауга, тыныч тормышка багышланган иде. Түгәрәк өстәлдә укучыларны татар теленнән гомуми дәүләт имтиханына әзерләүдә эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Иске Чүриле мәктәбе укытучылары Вәлиева Л.Ф. һәм Г.И.Һидиятуллина имтиханга әзерләнү буенча кулланма эшләгәннәр. Әлеге кулланмада сочинение язу буенча киңәшләр, төшенчәләргә билгеләмәләр, яңа вариантлар урын алган.

Гомумән, тәҗрибә уртаклашу һәркем өчен бик файдалы һәм эшлекле булды. Атаклы педагог К.Д. Ушинский да “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”-дигән бит.

1012

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ