Рекламный баннер 990x90px bantop
19 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Арча районында булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде
21:31 20.02.2024 16+
19 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Арча районында булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Фәрит Мөхәммәтшин Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейда булды. Анда район мәгарифе эшчәнлеген чагылдырган күргәзмәне карады, лицейда белем һәм тәрбия бирү шартлары белән танышты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе шушы ук көнне Арча муниципаль район Советы утырышында катнашты.
Утырышта район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев 2023 елда районның социаль-икътисадый үсеше йомгаклары, 2024 елга бурычлар турында чыгыш ясады.
– 2023 елда да районыбыз тотрыклы эшчәнлеген дәвам итте, – диде ул. – Аның нигезе – иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, милләтара тынычлык һәм иң мөһиме – кешеләребез: буыннарның фидакарь хезмәте, казанышлары, ватаныбызга тугрылыгы!
Инде ике ел диярлек махсус хәрби операция шартларында яшибез, фронтның алгы сызыгында булган райондашларыбыз үз-үзләрен аямыйча хәрби бурычларын үти. 8 якташыбыз “Батырлык“ ордены, 5се “Батырлык өчен“ медале белән бүләкләнде, ялга кайткан берничә райондашыбыз бүген шушы залда утыра. Сезнең һәрберегез каһарманлык, Ватанга тугрылык үрнәге. Сезгә һәм махсус хәрби операциядә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез!
Район башлыгы уртак эшкә мөмкинлегеннән килгәнчә өлеш керткән һәр кешегә рәхмәт сүзләре җиткерде: “Хөрмәтле райондашлар, алга таба да бергә булыйк, безнең бу эшне туктатырга хакыбыз юк!“ – диде. Залдагылар һәлак булганнарның якты рухын бер минут тынлык белән искә алдылар.
2023 ел йомгакларына килгәндә, узган ел районда 518 бала туган, 602 кеше үлгән. Дүртенче ел рәттән үлүчеләр туучылардан артык. Былтыр унбер айда 337 пар өйләнешкән, 131 пар аерылышкан.
Районның тулай территориаль продукты күләме узган ел 17 млрд сумнан артты, бу 2022 елга карата 110 процент.
Тулырак әлеге сылтама буенча укый аласыз: https://clck.ru/38vvMs

Оставить сообщение: