Рекламный баннер 990x90px bantop

Арча сәнгать мәктәбендә матур һәм дулкынландыргыч очрашу булды. Район үзешчәннәре эчтәлекле концерт куйды. Сугыш һәм тынычлык

21:28 19.02.2024 16+
Арча сәнгать мәктәбендә матур һәм дулкынландыргыч очрашу булды. Район үзешчәннәре эчтәлекле концерт куйды. Сугыш һәм тынычлык, әниләр турындагы җырларны күз яшьләрсез тыңлап та булмый...

Район башлыгы Илшат Нуриев, "Сугышчан туганлык" оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат җитәкчесе, хәрби комиссар Азат Вахитов ил алдында хәрби бурычын үтәгән әфганчыларга рәхмәт әйттеләр, аларга исәнлек-саулык теләделәр.

Мәрхүм булган әфганчыларның исем-фамилиясе язылган видео тәкъдим иттеләр. Әфганстанда хәрби хезмәт үткән ир-егетләр 160. Шуларның 59ы мәрхүм инде. Аларны күз яшьләре белән басып искә алдылар.

Видеоны сылтама аша карый аласыз: https://clck.ru/38uZJY

759

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ