Рекламный баннер 990x90px bantop
ПОШАЛЫМ ЧАНАЛАРЫ-2024
21:37 16.02.2024 16+
ПОШАЛЫМ ЧАНАЛАРЫ-2024
15 февраль Арча район Мәдәният йортында "Пошалым чаналары-2024" җыр фестивале узды.
Бәйгенең идея авторы һәм оештыручысы - якташыбыз, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров.
Халык һөнәрчелеге белән татар җырын берләштергән әлеге бәйге 2004 елдан бирле уза. Быел фестивальдә Арча районыннан гына түгел, күрше Балтач, Әтнә районы талантлары да катнашты.
Мәдәният йорты сәхнәсендә жюри тарафыннан сайлап алынган 3 лауреат, 7 дипломант, “Тамашачы мәхәббәте” һәм "Туган як җырчысы" номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. Бүләкләрне Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина тапшырды.
Бүген җиңүчеләр "Пирамида" концертлар залында узачак гала-концертта чыгыш ясаячак. Аларга иҗат уңышлары, яңа үрләр телибез!

Оставить сообщение: