Рекламный баннер 990x90px bantop
Бүген районыбызга "Татарстан казанышлар Республикасы" марафоны автобусы килде. Республика һәм ил казанышлары белән таныштыручы проект Арча район Мәдәният йортында узды
21:29 09.02.2024 16+
Бүген районыбызга "Татарстан — казанышлар Республикасы" марафоны автобусы килде. Республика һәм ил казанышлары белән таныштыручы проект Арча район Мәдәният йортында узды.
Панель дискуссиядә ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Дискуссия модераторы — Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова.
Чарада шулай ук район активы вәкилләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты.
Катнашучылар игътибарына Татарстанның барлык казанышлары сурәтләнгән фотокүргәзмә тәкъдим ителде.
Чара Татарстан Республикасы дәүләт камера хоры (җит: Миләүшә Таминдарова) чыгышы белән төгәлләнде.
«Татарстан — казанышлар Республикасы» автобус марафоны 15 гыйнварда старт алды.
1 мартка кадәр автобус 29 район аша узачак.

Оставить сообщение: