Рекламный баннер 990x90px bantop

БАЛАЧАККА КАЙТЫП КИЛДЕМ ӘЛЕ... #каурыйкаләм

21:28 01.02.2024 16+
БАЛАЧАККА КАЙТЫП КИЛДЕМ ӘЛЕ...

Бүген район балалар китапханәсендә 3 нче номерлы мәктәп укучылары якташыбыз, районыбызның мәдәни тормышында актив катнашучы, һәвәскәр язучы Халидә Фәйзрахманова белән очрашуга җыйналдылар. Күп еллар Арчаның 5 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, шулай ук 2012 елдан башлап 10 ел дәвамында “Каурый каләм” иҗат берләшмәсен җитәкләгән Халидә Габделхак кызы балалар өчен шигырьләр һәм сценарийлар тупланган “Күк мамыгы” исемле китабы белән таныштырды. Дәү әни образында ул балалар белән аралашып, үзенең үгет-нәсихәтләрен җиткерде, киңәшләрен бирде. Укучылар татар телендә яраткан шигырләрен сөйләделәр, табышмаклар җавап эзләделәр, сүзләргә рифмалар таптылар. Кичә Жасмин Миннуллина башкаруында матур җырлар белән үрелеп барды. Халидә Фәйзрахманованың “Күк мамыгы” исемле китабын китапханәдән һәркем алып укый ала.

Халида Файзрахманова

МБОУ «АНОШ №3-детский сад»

#АрскаяЦентральнаяБиблиотека

https://vk.com/album345268721_301523548

874

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ