Рекламный баннер 990x90px bantop

Татарстан Республикасының Хоккей федерациясе оештырган спорт бәйрәме икенче ел рәттән Арча җирлегендә узды

20:47 29.01.2024 16+
Татарстан Республикасының Хоккей федерациясе оештырган спорт бәйрәме икенче ел рәттән Арча җирлегендә узды.

27 гыйнвар көнне Яңа Кенәр авылы шугалагында спорт сөюче райондашларыбыз җыелды. Биредә Татарстан Республикасының Хоккей федерациясе Арча районы хакимияте һәм Елена-Геннадий Тимченко хәйрия фонды белән берлектә традицион “Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам” исемле гаилә-спорт фестивале уздырды.

Ачык һавада үткән спорт һәм гаилә бәйрәмен Арча районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев ачты.

– Әлеге фестивальнең икенче ел рәттән безнең районда уздырылуы бик зур вакыйга. Моның өчен оештыручыларга рәхмәт. Яңа Кенәр – зур авыл җирлеге. Биредә бик актив һәм спорт сөюче халык яши. Бу авыл миңа аеруча якын, чөнки мин үзем дә хоккей уйнарга биредә өйрәндем. Бүгенге чарага килгән катнашучыларга шулай ук рәхмәтемне җиткерәм, – диде район башлыгы.

Федерациянең башкарма директоры Кирилл Голубев Арча районының спортны, аеруча хоккей юнәлешен үстерүдә зур эш алып баруын ассызыклап китте һәм югары дәрәҗәдә каршы алучы район хакимиятенә, Яңа Кенәр авыл җирлегенә, барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде. “Безнең максат спортка тагын да күбрәк кешене җәлеп итү”, – диде ул.

Бу көн Арча районында “Гаилә елы”н бердәм ачу көне буларак та истәлекле булды. “Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам” фестивале кысаларында символик рәвештә гаилә учагы кабынды. Аны Яңа Кенәрнең күп балалы, үрнәк Гөлфия-Илһам Хәбибуллиннар гаиләсе һәм яшь гаилә Нурзилә-Айзат Гайнуллиннар кабызды.

“Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам” гаилә-спорт фестивале республикада 16нчы тапкыр балаларның физик күнекмәләрен үстерү, районнарда хоккей уенын пропагандалау, сәламәт яшәү рәвешен ныгыту һәм гаиләләрдә спортка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылып килә.

Быелгы спорт бәйрәменең төп уеннарында 46 команда составында 100дән артык уенчы катнашты. Яшь үзенчәлекләренә карап тупланган командалар өчәр кешедән торган төркемнәргә бүленеп, өч дивизионда ярышты. Төркемнәрне балалардан гына торган, әти-әни белән бер бала һәм ике бала белән әтидән торган командалар тәшкил итте. Арчаның 5нче гимназиясе, 1нче, 6нчы мәктәбе, күппрофильле лицее, Яңа Кенәр, Носы, Апаз, Хәсәншәех, Иске Ашыт, Лесхоз авыллары мәктәпләре укучылары, укытучылары һәм әти-әниләре катнашты.

Тулырак сылтама буенча укырга мөмкин: https://clck.ru/38MzeT

846

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ