Рекламный баннер 990x90px bantop
28 нче гыйнвар көнне Урта Курса мәктәбе спорт залында 2009 нчы елгы һәм аннан яшьрәк кызлар командалары арасында
21:02 28.01.2024 16+
28 нче гыйнвар көнне Урта Курса мәктәбе спорт залында 2009 нчы елгы һәм аннан яшьрәк кызлар командалары арасында, Алмаз Зайнетдинов истәлегенә волейбол ярышлары узды.
Ярышның иганәчеләре - Алмазның әти-әнисе, хатыны, балалары, туганнары, ул тәрбияләп үстергән волейболист егетләр.
Ярышта 4 команда катнашты һәм һәр команда һәрберсе белән уйнап чыкты. Уен нәтиҗәләре буенча 1 нче урынга Иске Чүриле мәктәбе командасы (тренеры Сафин Р.И.) чыкты һәм күчмә Кубок белән бүләкләнде. 2 нче урында - хуҗалар, Урта Курса мәктәбе командасы (тренеры Багаутдинов А.М.). 3 нче урында Яңа Кырлай мәктәбе командасы (тренеры Амиров Н.А.), 4 нче урында Кәче мәктәбе командасы (тренеры Гатауллин Н.Ш.). Барлык уенчыларга да иганәчеләр тарафыннан бүләкләр тапшырылды.
Ярышта катнашучылар һәрберсе кайнар ризык белән сыйланды. Ярышны оештыруда катнашкан һәркемгә "Арча" спорт мәктәбе исеменнән рәхмәт белдерәбез, киләсе елга да аларга бу ярышны уздырырга насыйп булсын.

Оставить сообщение: