Рекламный баннер 990x90px bantop

БАТЫРЛАРНЫҢ ДАНЫ МӘҢГЕЛЕК

11:11 07.11.2026 16+
БАТЫРЛАРНЫҢ ДАНЫ МӘҢГЕЛЕК

6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституция көне! Халкыбызның бердәмлеген һәм күптөрлелеген чагылдырган әлеге әһәмиятле бәйрәмдә Арча район Мәдәният йортында тантаналы чара узды.

Чара кысаларында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган каһарман райондашларыбызның якыннарына Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә расланган Батырлык орденнары тапшырылды.

Чарада Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Рамил Данил улы Мөхәммәдияров, "Сугышчан туганлык” берләшмәсе җитәкчесе Сергей Лимус улы Баһаветдинов катнашты.

Сәхнәдән Ватан, туган як, батырлык хакында җырлар яңгырады. Марий Эл Республикасыннан килгән артистлар һәм махсус хәрби операция ветераннарыннан торган "Добробат" төркеме чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады. Зал елады да, батыр егетләр өчен горурлык хисләрен тоеп та утырды.
#АрскКультура #АрскийРДК
273

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ