Рекламный баннер 990x90px bantop

Электрон мәгариф ни өчен яңартылды?

20:37 26.01.2024 16+
“Электрон мәгариф” ни өчен яңартылды?

Уку елының өченче чиреге укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр өчен зур яңалык белән башланды

Татарстан мәктәпләре быелдан яңартылган “Татарстан Республикасы электрон мәгарифе” мәгълүмат системасына күчте.

Шул уңайдан Арча районы мәгариф идарәсенең Мәгариф системасын цифрлаштыру буенча җаваплы методисты Илназ Гыйбадуллин белән очраштык. Белгечкә әти-әниләрне һәм укытучыларны аеруча борчыган сорауларны бирдек.

– Яңа “Электрон мәгариф” мәгълүмат системасы нәрсә ул?

– Татарстанның барлык мәктәпләре 9 гыйнвардан “Татарстан Республикасының “Электрон мәгариф” дәүләт мәгълүмат системасы белән эшли башладылар. Платформага “Мәскәү электрон мәктәбе”нең (МЭШ) электрон журналлары һәм көндәлекләре компоненты кертелде. Шунысын искәртеп үтәм, бу – яңа система түгел, ә Татарстан Республикасы дәүләт системасының яңартылган версиясе.

– Система ни өчен яңартылды соң?

– “ТР Электрон мәгариф” системасы 2009 елда файдалануга тапшырылган һәм инде җитди искергән иде. Элеккеге система бердәм федераль таләпләргә бары тик 25 процентка гына туры килә һәм укытучыларның шушы система белән канәгатьлек индексы 55 проценттан азрак. Шуңа күрә җитди модернизация таләп ителде. Элегрәк Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, мәгариф системасын цифрлы идарә итүнең яңа моделенә күчү өчен edu.tatar.ru сайтын модернизацияләүне хуплады. Август аенда республика җитәкчесе һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин мәгариф өлкәсенә мәгълүмати технологияләр кертүгә юнәлдерелгән чаралар буенча хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

– Бу яңалыкның уңай яклары нидә?

– “Моя школа” дигән яңа функциональ модульләр кертелү сәбәпле, мәктәпләрдә белем бирү процессын оештыру шактый яхшырачак һәм җиңеләячәк. Яңартылган Татарстан платформасын кертү укытучыларның эшен гадиләштерер, кәгазь документ әйләнеше мөмкин кадәр читкә китәр дип көтелә. Бу система мәктәп администрациясе һәм укытучылар өчен элеккеге система белән чагыштырганда 75 процентка күбрәк мөмкинлекләр бирәчәк.

– Районда яңартылган платформага теркәлү эше ничек алып барыла? Бүгенге көндә күпме эше теркәлгән?

– Элеккеге системада булган барлык укучылар һәм укытучылар автомат рәвештә яңа системага кереп утырды. Моның өчен мәктәп администрацияләре иң элек барлык шәхси мәгълүматларны тикшереп чыкты. Ә әти-әниләр хәзерге вакытта көндәлекләрне карап бару һәм уку барышын күзәтү өчен бердәм дәүләт хезмәт күрсәтү порталы аша теркәлү узалар. Бүгенге көндә Арча районында 4000нән артык әти-әни системага тоташты.

– Әти-әниләр авырлыклар белән очрашамы? Сезгә мөрәҗәгать итүчеләр күпме?

– Әйе, әти-әниләр килгәли. Ләкин килеп чыккан сораулар күбрәк мәктәптә яки күпфункцияле үзәктә хәл ителә. Сораулар нинди катлаулылыкта булуына карап хәл ителә. Беркемне дә кире борып җибәрмибез.

– Системага теркәлү ничек алып барыла? Ул нинди эзлеклелектә башкарылырга тиеш?

– Иң элек әти-әниләр бердәм дәүләт хезмәт күрсәтү порталының шәхси битендәге үзенең документларын карарга тиеш. Алар ИНН һәм СНИЛС. Алар дөрес кертелгәнме, тикшерү узганмы һәм шәхси кабинет расланганмы? Алга таба балаларны беркетү эше башкарыла. “Семья и дети” бүлегенә кереп, әти-әниләр үзләренең балаларын өстиләр. Монда инде балаларның документлары ЗАГС аша тикшерү узган булырга тиеш. Шул очракта гына балага шәхси кабинет ачып булачак. Балаларны беркеткәннән соң, әти-әни ms-edu.tatar.ru электрон көндәлегенә керә ала. Теркәлгәннән соң, һәрдаим дәүләт хезмәте аша кермәс өчен, телефоннарда махсус “Моя школа” яки “Я – школьник” дигән кушымта урнаштырырга мөмкин. Әлеге кушымталарга шәхси кабинетның логин һәм пароле белән керәсе була. Шуны да искәртеп үтәм, әти-әниләр, бу кушымталарга иң элек үзегезнең логин-паролегез белән керегез, аннан соң гына кире чыгып, бала өчен ясаган логин-пароль белән кабат керегез! Моны 14 яше тулмаган балаларның әти-әниләре эшли. Ә 14 яшь тулган укучылар системага үзләренең шәхси кабинетлары аша үзләре теркәлә.

– Сораулар булган очракта сезнең белән ничек элемтәгә керергә мөмкин?

– Район мәгариф идарәсенең Вконтакте социаль челтәрендә үз төркемебез бар. Яңартылган “Электрон мәгариф” мәгълүмат системасы хакында анда тулы мәгълүмат урнаштырылган. Өстәмә сораулар яки авырлыклар туса, 88436633011 телефон номерына да шалтыратырга мөмкин. Әгәр инде берничек тә теркәлеп булмаса, андый укучылар өчен бу атнада логин-парольләр булдырылды. Аларны мәктәпләрдән алырга мөмкин.

769

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ