Рекламный баннер 990x90px bantop
22 нче октябрьдә Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясенең яңа уку елына кабул ителгән планы нигезендә, Арча 5нче номерлы гимназиясе базасында «Туган
20:52 22.10.2026 16+
22 нче октябрьдә Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясенең яңа уку елына кабул ителгән планы нигезендә, Арча 5нче номерлы гимназиясе базасында «Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә цифрлы белем бирү технологияләрен куллану» темасы буенча республикакүләм семинар узды.
Семинарга Тәтеш, Биектау, Әтнә, Балтач, Теләче һәм Арча районнарының иң алдынгы педагоглары җыелды. Бүгенге көннең иң мәртәбәле кунагы — Татарстан туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе рәисе Рузилә Фирдәвес кызы Фәттахова иде.
Укучыларның белем юлы балалар бакчасыннан башлануны раслап, көн Арча шәһәре 1 нче балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышудан башланды. Педагоглар милли тәрбиянең башлангыч баскычындагы эш алымнары, кече яшьтән үк баланың күңеленә туган телгә мәхәббәт салу серләре белән уртаклаштылар. Татар халкының күмәк хезмәт һәм бәйрәм йоласы — «Печән өмәсе» фольклор кичәсе исә чарага кабатланмас ямь өстәде.
Семинарның эшлекле өлеше башланыр алдыннан катнашучыларны гимназиядә оештырылган бай программа каршы алды. «Милли бизәнү әйберләре», «Милли баш һәм өс киемнәре», «Милли сумкалар» күргәзмәләрендә кул осталарының хезмәте урын алган иде. «Чәй эчү серләре» һәм «Милләтләр дуслыгы – тынычлыкка илтә» экспозицияләре исә һәркемне җылы, дустанә мохиткә чорнады.
Семинарда кунаклар игътибарына бай эчтәлекле программа тәкъдим ителде:
«Тукай йөргән юллардан...» һәм «Тукай дәвамчылары» проектлары шагыйрь мирасын өйрәнүнең яңа алымнарын күрсәтте. Аеруча игътибарга лаеклысы — А.П. Лесенконың халыкара дәрәҗәдә танылу алган «Шүрәле турында» китабын тәкъдим итү. Бу татар әкиятләренең дөнья мәдәниятына керткән өлешенең дәлиле булып яңгырады.
«Халкыбызның күңел бизәкләре» һәм «Без — Тукай геройлары» күргәзмәләре укучыларның иҗади сәләтен ачты.
Якташ язучыларыбызның кече музее исә туган якны өйрәнүгә, җирле горурлык тәрбияләүгә багышланган иде.
Семинарның методик йөзе — ачык дәрестә чагылыш тапты. Гөлүсә Гыйниятова (туган тел) һәм Айгөл Галиева (инглиз теле) укытучылары «Г.Тукай иҗаты — төрле телләрдә» дигән интегратив дәрес күрсәттеләр. Туган һәм чит телне берләштереп, шагыйрьнең иҗатын глобаль контекстта ачу — тел өйрәнүнең иң нәтиҗәле юлларының берсе. Укучылар Тукай шигырьләрен ике телдә яңгыраттылар, бу исә телнең яшәү көчен тагын бер кат раслады.
Осталык дәресләре педагогларның һөнәри осталыгының төрле якларын ачты:
1. Альбина Җамалиева һәм Энҗе Минҗанова (Кишет мәктәбе) «Дәресләрдә ясалма фәһемне куллану» осталык дәресендә Туган тел дәресләрен цифрлы мохиткә туры китереп үстерү юлларын күрсәттеләр.
2. Гөлзилә Фәхретдинова (Апаз мәктәбе) «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән» дип исемләнгән дәрестә әдәби сүзнең кадерен, аның сихри көчен аңлатты.
3. Алсу Файзуллина (Арча 7 нче мәктәп) «Туган тел һәм әдәбият укытуда заманча технологияләр куллану» темасына осталык дәресендә Plickers программасы ярдәмендә укучыларның белемнәрен секунд эчендә тикшерү алымын күрсәтте.
4. Алсу Абзалова (Г. Курсави исемендәге лицей) «Терәк сүзләр болыты алымы» белән эшләргә өйрәтте. Бу алым укучыларның лексик запасын баету һәм теманы визуальләштерү өчен менә дигән чара булып тора.
5. Эльмира Мөхәмәтшина (Кәче мәктәбе) «Май канаты ясау» буенча кул эшләре осталыгын күрсәтте. Туган телне өйрәнүне кул белән эшләү, милли кәсепләр белән үреп бару — тәрбиянең иң борынгы һәм ышанычлы ысулы.
️Семинарның эшлекле өлешнең йомгаклау этабы — секция утырышы — Рузилә Фирдәвес кызы модераторлыгында узды. Ул хәзерге заман белем бирү киңлегендә туган актуаль мәсьәләләр, казанышлар һәм перспективалар турында сөйләде
- Алсу Файзуллина Арча районы ассоциациясенең педагогның һөнәри үсеш үзәгенә әверелүен дәлилләде.
- Ландыш Гарифуллина (Тәтеш) һәм Рәзидә Шәмсетдинова (Тәтеш) чит районнардан килгән кунаклар буларак, туган телне саклауның мөһимлеге һәм Тукай мирасын заманча дәрескә кертү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Семинар җылы, ихлас мохиттә узды, укытучыларны яңа иҗади эзләнүләргә, туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү юлында тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә рухландырды.

Оставить сообщение: