Рекламный баннер 990x90px bantop

"Егерме алтым! Иң кадерле исем, яши минем йөрәк түрендә"

16:11 09.10.2026 16+
"Егерме алтым! Иң кадерле исем, яши минем йөрәк түрендә"
Бүген китапханәбездә «Мой Красный Восток – Минем Егерме Алтым» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Чарага әзерлек алдан ук башланып, китапханә коридорына 1941-1980 нче еллар тормышын күзаллау өчен бай күргәзмә әзерләнде.

Китап тәкьдим итү чарасында бик күп истәлекләр, хәтирәләр яңарды. Һәр чыгыш ясаучы китапны чыгаруда үзеннән күп көч керткән автор – төзүче Бәдретдинова Раушания Илфат кызына, матди яктан спонсор булган, барлык авылдашларны туплап торучы Шәхмәтов Фидаил Хаҗиәхмәт улына, китапка мәглүмат биргән, һәр эштә ярдәм кулы сузган авылдашларына олы рәхмәтләрен белдерделәр. Егерме Алты авылы барысы 33 ел гына авыл булып яшәсә дә, үз тарихына бай, матур истәлекләр язып калдыруына, бу тарихны кадерләп-саклап, бердәм булып яшәүче авылдашлары булуына күңел сөенде.

Чарада китапханәчеләр тарафыннан сәхнә күренешләре күрсәтелде, китапка кертелгән шигырьләр укылды. Гомумән, уздырылган кичә бик матур узды. Китапханәбез кунаклары рухи канәгатьлек алдылар, оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

https://vk.ru/album-123447986_313658840
#АрскуКультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека
5

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ