Рекламный баннер 990x90px bantop

Татарстанда Ватанны саклаучылар Дәүләт фондының филиалы ачылды

22:23 02.06.2023 16+
Татарстанда «Ватанны саклаучылар» Дәүләт фондының филиалы ачылды

Объект Казанда урнашкан, аның төп бурычы - Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләре сорауларын хәл итүдә булышу.

Алабуга районында илкүләмпроект буенча юл эшләре башланды

«Алабуга - Гари Абалач» маршрутын ремонтлау кысаларында яңа асфальт түшәячәкләр һәм юл читләрен ныгытачаклар.

Татарстан Республикасы җыелма командасы «Россия студентлар язы» гомуми зачетында 1 урынны яулады

Фестивальдә 3 500дән артык кеше катнашты, шуларның 96сы республикабыз данын яклады.

Әгерҗе районында «Семык» мари мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр

Чара 3 июньдә Пеләмеш авылында узачак. Бәйрәм программасы кунакларга мариларның мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән якыннанрак танышырга ярдәм итәчәк.

Татарстанда БДИның төп чоры башланды

Бу атнада чыгарылыш сыйныф укучылары база һәм профиль дәрәҗәсендә рус теле һәм математикасы буенча имтиханнар тапшырды. Алда укучыларны тарих, физика һәм җәмгыять белеме буенча БДИ көтә.



1730

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ