Рекламный баннер 990x90px bantop
Татарстанның Халык язучысы, якташыбыз Гариф Ахуновның тууына 101 ел тулу уңаеннан, музей хезмәткәрләре һәм районыбыз ветераннары катнашында матур чара узды
08:09 25.09.2026 16+
Татарстанның Халык язучысы, якташыбыз Гариф Ахуновның тууына 101 ел тулу уңаеннан, музей хезмәткәрләре һәм районыбыз ветераннары катнашында матур чара узды.
Алар бүгенге көндә картадан юкка чыккан, ләкин күңелләрдә мәңгелек урын алган Кече Өчиле авылына махсус «Нигез» экскурсиясе оештырдылар. Район ветераннары белән бергә язучының балачак сукмакларыннан уздылар, аның тормыш юлын һәм иҗатын искә алдылар.
Хәтерне яңарту гына түгел, киләчәккә истәлек тә калды: данлыклы «Ахун» чишмәсе буенда имәннәр утырттылар. Бу агачлар бөек язучыбызның рухына лаеклы бер һәйкәл, буыннар бәйләнешенең үрнәге булып үсәрләр дигән өметтә калабыз.
Районыбызда агач утырту "Экологик иминлек" милли проекты кысаларында үтә.
#АрскКультура
#КазанАртыМузее
#Нацпроект
#Экологическоеблагополучие
#Экологикиминлек

Оставить сообщение: