Рекламный баннер 990x90px bantop

95 яшьлек Бикә әби: «Аяклар йөргәндә үзем килдем әле!»

12:56 20.09.2026 16+
95 яшьлек Бикә әби: «Аяклар йөргәндә үзем килдем әле!»

Урта Курса сайлау участогында иң кадерле һәм хөрмәтле кунак — 95 яшьлек Миннебаева Бикә апа.

Сайлау участогына ул үзе, бернинди ярдәмсез килеп тавыш биргән. Бу адымы соклану уята һәм чын ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора.

«Аякларым йөргәндә үзем килдем әле, участокка килеп сайлыйсым килде», — ди ул елмаеп.

Без Бикә апага ныклы сәламәтлек телибез. Аның кебек көчле рухлы, тормышны яратучы һәм туган якның киләчәге өчен борчылучы кешеләр күбрәк булсын иде!
46

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ