Рекламный баннер 990x90px bantop

Шимбә көнне Казандагы Агросәнәгать паркында Арча муниципаль районы товар җитештерүчеләре катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак

20:55 16.09.2026 16+
Шимбә көнне Казандагы Агросәнәгать паркында Арча муниципаль районы товар җитештерүчеләре катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак

Биредә районның иң яхшы хуҗалыклары һәм эшмәкәрләре үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Шул уңайдан бүген ТНВ каналының «Таяну ноктасы» тапшыруында Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин һәм «Игенче» җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин булдылар.

Алар якынлашып килүче ярминкә турында сөйләделәр һәм казанлыларны, башкала кунакларын арчалылар әзерләгән бай ассортимент белән танышырга чакырдылар.

«Таяну ноктасы» тапшыруын карамый калмагыз!

Ул иртәгә, 17 сентябрь көнне, ТНВ каналында кичке сәгать 7дә эфирга чыгачак.
1212

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ